Татарстанда ау чоры ачылган көнне, корал белән абайламыйча куллану сәбәпле, бер кеше һәлак булды,өчесе яраландылар.
“Ату коралы белән абайламыйча куллану сәбәпле, республиканың берничә районында фаҗигале сәбәпләргә китерде. 28 апрельдә, ау чоры ачылган көнне генә, дүрт очрак теркәлде, берсе-үлем белән тәмамланды.”
Балык Бистәсендә шимбә иртә белән Гремячка авылы янындагы урманчыкта Биектау авылының 34 яшьлек яшәүчесе, дуамаллык аркасында ике көпшәле ау мылтыгыннан, 37 яшьлек авылдашына атып җибәрде. Ул шул җирдә ук үлде.
Шул ук көнне Смысловка авылы янындагы басуда, Түбән Каманың 43 яшьлек яшәүчесе ике көпшәле ау мылтыгыннан үзенең 40 яшьлек танышына ялгыш атып җибәрде. Ул уң як арт санына вак пуля белән яраланып хастаханәгә эләкте.
Баулы һәм Кама Тамагы районнарында, коралны саксызлык белән куллану аркасында, аучылар шулай ук яраландылар.
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты, ату коралы белән кулланганда хәвефсезлек чараларын һәм ау кагыйдәләрен тайпылышсыз тоту турында исегезгә төшерә.
Татарстан Республикасыныңэ аучылык биләмәләре территориясендә рейд чаралары барышында, Дәүләт комитеты хезмәткәрләре белән, ау кагыйдәләрен бозган өчен, административ җаваплылыкка кырыктан артык зат тартылды.