Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре, республика күләмендә уза торган "Урман утырту көне” исемендәге табигать саклау акциясендә катнаштылар. Бүген бу акция , урманнарны торгызу фикеренә ваемсыз калмаган, республиканың 30 мең яшәүчесен берләштерде. Кешеләр агачлар утыртырга урманнарга, урман-паркларга һәм аллеяларга, яшәү территорияләренә чыктылар. Бу акциянең максаты булып, республикада урман ресурсларын тагын да күбәйтү һәм гражданнарда урманга карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү, аны саклау мәсьәләсенә җәмгыятьнең игътибарын яллау, экологик ситуацияне һәм кеше яшәү тирәлеген яхшырту тора.