2018 елның 9 май көнендә Татарстан республикасыныд Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре, Бөек Ватан сугышы буынына тиешле хөрмәт күрсәтү өчен, күпсанлы йөрешле “Үлемсез полк” бөтенроссия акциясенә кушылдылар.
Марш катнашучылары Азатлык мәйданы - Карл Маркс урамы-Лобачевский урамы – Кремль урамы - Беренче май мәйданы - Меңъеллык мәйданы маршруты буенча уздылар.
Гадәт буенча кешеләр Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарының фотосүрәтләрен алып баралар. Казаннан башка, “Үлемсез полк” республиканың барлык шәһәрләрендә һәм районнарында оештырылды.