Бүген “Балык – Булсын!” акциясе старт ала.

2018 елның 11 мае, җомга

Татарстан Республикасының Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларында, су биологик ресурсларын саклау һәм үрчетү һәм уылдык чәчүне уңайлы уздыру максаты белән, “Балык – Булсын!” исеме астында ясалма уылдык чәчү урынын ясау һәм урнаштыру буенча акция узачак.

Чара 11 майдан алып 20 майга кадәр, Татарстан Республикасының тугыз муниципаль оешмасында уздырылачак (Актаныш, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Лаеш, Мамадыш, Минзәлә, Балык Бистәсе, Спасс, Тукай).

2018 елда акцияне Татарстан Республикасының  сәнәгый балык тоту оешмалары, Татарстан Республикасының  Урман хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча  Россия Эчке эшләр министрлыгының Төп идарәсе, Татарстан Республикасы Муниципаль оешмаларның Башкарма комитетлары, район белем бирү оешмалары булышуында, Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты оештыра.

Акциядә региональ  әһәмияттәге Дәүләт табигый тыюлык хезмәткәрләре, ДБО “Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә яңа технологияләр кертү үзәге” хезмәткәрләре, Казан энергетика университетының “Су биоресурслары һәм аквакультура” кафедрасы студентлары,  ҖЧҖ «Биосфера – ФИШ», районның белем бирү оешмалары укучылары, иҗтимагый оешмалар, һәвәскәр балыкчылар катнашачаклар.

Барлык теләүчеләрне Акциядә катнашырга чакырабыз.

Тулырак мәгълүматны Сез су биологик ресурслар бүлеге телефоны 211 66 94 буенча ала аласыз.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International