ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре “Татарстанның чиста урманнары” табигать саклау акциясендә һәм санитария-экология икеайлыкта катнаштылар.
Узган ялларда ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре ДКО “Шәһәр яны урманчылыгы”ның Столбище бүлемтекле урманчылык фондының урман территориясендә узган “Татарстанның чиста урманнары” табигать саклау акциясендә актив катнаштылар.
Ә санитария-экология икеайлык чикләрендә, Әгерҗе муниципаль район территорияләрен чүптән чистарту буенча чара уздырылды. Аның барышында, үзләре артыннан чүп калдырмау үтенече, дистәләгән балыкчыга һәм аучыга җиткерелде.