«Бергә ришвәтчелеккә каршы!» бәйгесе

2018 елның 22 мае, сишәмбе

                                                                                                     «Бергә ришвәтчелеккә  каршы бәйгесе

Россия Федерациясенең төп прокуратурасы «Бергә ришвәтчелеккә каршы!» темасына ришвәтчелеккә каршы иҗтимагый реклама буенча Дәүләтара яшьләр бәйгесен оештыручы булып килә.

Бәйге, халыкара файдалы хезмәттәшлек булдыру һәм  бу тискәре иҗтимагый хәл белән көрәш өлкәсендә бергә нәтиҗәле чаралар кабул итү өчен оештырылган, ришвәтчелеккә каршы тору буенча Дәүләтара киңәшмә эшчәнлеге чикләрендә уздырыла.

Ришвәтчелеккә  каршы тору буенча Дәүләтара киңәшмәне булдыру турында килешү 2013 елның 25 октябрендә  алты дәүләт-Әрмәнстан, Беларусь, Казахстан, Кыргызстан, Россия һәм Таджикистан белән беркетелде.

Әрмәнстаннан, Беларусиядән, Казахстаннан, Кыргызстаннан, Россиядән һәм Таджикистаннан 14 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге бәйгедә катнашучыларга,    плакатлар  һәм видеороликлар рәвешендә «Бергә ришвәтчелеккә каршы!» темасына ришвәтчелеккә каршы иҗтимагый реклама әзерләргә тәкъдим ителә.

Бәйге эшләрендә, җәмгыять тормышының барлык дәрәҗәләрендә һәм барлык өлкәләрендә ришвәтчелеккә  каршы тору буенча, дәүләт көрәшүенең заманча дәүләт җайланмалары, ә шулай ук бу юнәлештә халыкара хезмәттәшлекнең роле һәм әһәмияте чагылу табар дип көтелә.

Бәйгедә җиңүчеләрне тантаналы бүләкләү йоласы,  Ришвәтчелек белән көрәшү көненә (9 декабрь) туры китереп уздырырга планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International