Бөтен Россия күләмендә тәләттәвечне санау

2018 елның 23 мае, чәршәмбе

Бөтен Россия күләмендә тәләттәвечне санау

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт  комитеты хәбәр итә: 2018 елның 26 май көнендә Россия Федерациясенең бөтен территориясендә, шул санда Татарстан Республикасы территориясендә дә Бөтен Россия күләмендә тәләттәвечне хисаплау узачак.

Хисаплау  сәгать 20.00 алып сәгать 22.00 кадәр узачак. Барлык теләүчеләр,  аучылык биләмәләренә чыгып, бу чараны уздыруда катнаша алалар. Хисаплаудан соң,  15 июньгә кадәр хисаплау карточкасын тутырып,  хисаплау мәгълүматларын алга таба эшкәртү өчен, Комитетка җибәрергә кирәк.

Хисаплауны уздыру методикасы белән безнең сайтта “Хайваннар дөньясын кулланучылар өчен мәгълүмат” >”Кыргый хайваннарны  хисаплау методикасы” бүлегендә танышырга була. Хисаплау карточкасын Дәүләт комитетында алырга яки  үзлегеңнән принтер аша чыгарырга була. Ул карточчка тәләттәвечне хисаплау методикасына кушымта итеп бирелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International