Халыкара биотөрлелек көне (International Day for Biological Diversity) 2001 елдан башлап, ел саен 22 май көнендә билгеләнә. Бу Халыкара көн 1995 елда, БМОның Төп Ассамблеясе белән, 1994 елда узган, биологик төрлелек турында Конвенция якларының Конференция рекомендацияләре нигезендә игълан ителде.
"Биологик төрлелек" барлык чыганаклардан тере организмнарның төрлелеген белдерә. Үз эченә үзләре аларның өлеше булып килә торган, җир өсте, диңгез һәм башка су экосистемаларны һәм экологик комплексларны кертә; бу төшенчә төр эчендәге, төрләр арасындагы төрлелекне һәм экосистеманың төрлелеген үз эченә ала.
Биологик төрлелек турындагы Конвенция- 1992 елның 5 июнендә Рио-де-Жанейрода кабул ителгән халыкара килешү. Конвенциянең максатлары:биологик төрлелекне саклау, аның компонентларын тотрыклы куллану һәм генетик ресурсларга кирәкле рөхсәт бирү юлы белән, андый ресурсларга булган барлык хокукларны истә тотып туры килүче технологияләрне тапшыру, ә шулай ук тиешле финанслау юлы белән, генетик ресурсларны куллануга бәйле, бергә тигез нигездә файда алу.
Конвенция Яклар белән беркетелү өчен 1992 елның 5 июлендә ачылды һәм 1993 елның 29 декабрендә көчкә керде. 1995 елны Россия Федерациясе ,үз өстенә бер рәт бурычлар алып, биологик төрлелек буенча Конвенцияне раслады.