«Чатыр-Тау» дәүләт табигый тыюлык хезмәткәрләре белән “Азнакайның 1 нче урта гомум белем бирү мәктәбе”нең, “Азнакайның 7 нче урта гомум белем бирү мәктәбе”нең, “Азнакайның 8 нче урта гомум белем бирү мәктәбе”нең, “Азнакай шәһәре гимназиясе”нең 7-8 сыйныфта укучы волонтерлар-экологлар өчен экскурсия уздырылды. Чарада шулай ук биология, география һәм химия укытучылары Гатауллина С.М., Багауова А.А., Зарипова Р.Н. һәм Салифова Г.М.катнаштылар.
«Чатыр-Тау» дәүләт табигый тыюлык белгечләре, табигатьне яратучыларны, тыюлык территориясендә яши торган сирәк төр хайваннар һәм үсемлекләр белән таныштырдылар, биотөрлелекне саклау өчен уздырыла торган табигатьне саклау акцияләре һәм чаралары турында сөйләп киттеләр, шулай ук алар “ Табигатьне саклау” темасына сөйләшү уздырдылар.
“Чатыр –Тау” тавының матур очы буенча уздырылган экскурсия вакытында, тауның сирәк яшәүчеләрен- байбакларны очратырга һәм язгы үтчәчәкнең чәчәк атуын күзәтергә җай килде.