Быел ТР Азнакай районында «Урман утырту Көне» исемле республика табигать саклау акциясе бигрәк тә күләмле узды.Катнашучыларның уртак тырышлыгы белән, Әсәй авылы ґнындагы табигать һәйкәле Стерлә елгасының яр буенда 15 меңнән артык гадәти нарат үсентесе утыртылды.
Чарада катнаштылар: Азнакай районының Башкарма комитеты, ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының «Чатыр-Тау» дәүләт табигать тыюлыгы җитәкчеләре, Азнакай шәһәре оешмалары вәкилләре.
Быел акциянең төп максаты булып, Стерлә елгасы ярлары җимерелүен булдырмау өчен, аларны ныгыту торды. Урман утырту һәм «Стерләнең яшел коридоры»н булдыру буенча әлеге чаралар эрозия процессларын туктатырга һәм җирле флора һәм фаунаны саклап калырга ярдәм итәчәкләр.