Хөрмәтле аучылар!

2018 елның 5 июне, сишәмбе

Татарстан республикасының биологик ресурслар буенча дәуләт комитеты хәбәр итә:  24.07.2009 елдан булган 209-ФЗ номерлы «Аучылык турында һәм аучылык байлыкларын саклау турында һәм Россия Федерациясенең аерым канун чыгаручы актларына үзгәрешләр кертү турында»  Федераль канунның 22 нче маддәсе буенча аучылык байлыкларын саклауны тәэмин итү һәм аларны  рациональ куллану максаты белән, Татарстан Республикасы Президентының 2018 елның 30 нчы маеннан булган УП-397 номерлы боерыгы белән федераль әһәмияттәге махсус сакланыла торган табигать территорияләреннән тыш, Татарстан Республикасы территориясендәге аучылык биләмәләренең ау параметрларына үзгәрешләр кертелде (Татарстан Республикасы Президентының 2013 елның 12 нче апреленнән булган  УП-303 номерлы боерыгы).

Бу боерык белән суерны, көртлекне, соры кыр тавыгын һәм соры куянны аулауга чикләүләр кертелде.

Боерыкның тексты белән  Комитет сайтында «Документлар» бүлегенең «Норматив-хокукый актлар» кече бүлегендә  танышырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International