08.06.2018 елны Татарстан Республикасының Дәүләт Комитеты хезмәткәрләре ТР буенча РФ ЭЭМ белән бергә, Куйбышев сусаклагычының Идел елгасы култыгында су биологик ресурсларны хокуксыз табу очрагы ачыкланды.
Гражданин «П» моторлы көймәдә, балык тотуөчен кармак җебеннән ясалган ятьмә ярдәмендә, “Спасс” дәүләт табигый тыюлык территориясендә хокуксыз 10 данә балык тотты . Җинаять эше кузгату турында мәсьәлә хәл ителә.