Татарстан Республикасында су биологик ресурсларын саклау мәсьәләләре буенча Республика киңәшмәсе утырышы.

2018 елның 4 июле, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында су биологик ресурсларын саклау мәсьәләләре буенча, татарстан Республикасы  Премьер-министрының  Беренче урынбасары Р.К. Нигматуллинрәислеге астында, Республика киңәшмәсенең чираттагы утырышы  узды. Анда видео- конференцэлемтә буенча  Татарстан Республикасының 17яр буе муниципаль районы катнашты.

Киңәшмә утырышында Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты Рәисе. Ф. С. Батков шәхси катнашты, анда «Уылдык чәчү-2018» башкарылган операция турында сөйләде һәм идарәара район төркемнәре эшенең беренче яртыеллыгына йомгак ясады.

Кызыл Яр, Именького, Саескан Тавы янындагы Машина юллары буенда балык продукциясен хокуксыз сатуга аерым игътибар бирелде. Шулай ук муниципаль районнарда су объектларында канунсыз корылмаларны (браконьер станнарын)   ачыклау буенча эшне көчәйтергә кирәклеге турында билгеләп үтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International