Бер рәт экологик җинаятьләр өчен Җинаять кануннарын катгыйландыру

2018 елның 5 июле, пәнҗешәмбе

08.07.2018 елны  2018 елның 27 июненнән 157-ФЗ номерлы “Россия  Федерациясенең Җинаятьләр кодексына һәм Россия  Федерациясенең Җинаять-процессуаль кодексына үзгәрешләр кертү турында”гы Федераль канун үз көченә керә. Төзәтмәләр бер рәт экологик җинаятьләр өчен  җинаять җаваплылыгын камилләштерүгә һәм кырыслатуга кагыла, аерым алганда:

1.) РФ ҖК 256 маддә Су биологик ресурсларны хокуксыз табу (тоту):

  • Әлеге статьяның беренче өлешендә санкция дүрт йөз сиксән сәгатькәкадәргесрокка мәҗбүри эшләр белән киңәйтелде.

2.) РФ ҖК 258 маддә Хокуксыз ау:

  • Әлеге маддәнең 1 өлеше буенча санкция үзгәртүгә дучар ителде. Штрафның югары чиге 200 мең сумнан 500 мең сумга кадәр күтәрелде, шулай ук хөкем ителгән затның, 18 айдан алып 2 елга кадәрге чордагы, эш хакы якибашка керем күләмендәге штрафның югары чиге күтәрелде. Төзәтү эшләре рәвешендә җәза үзгәрешсез калды – ике елга кадәр. Санкцияләрдәнмәҗбүри эшләр һәм кулга алу шикеллетөр җәзалар төшереп калдырылды, ләкин ике елга кадәр иректән мәхрүм итү рәвешендә катырак җәза барлыкка килде.
  • Шулай ук икенче өлешенә санкция үзгәртелде (гамәлләр кылынган зат үз вазифасыннан файдаланып яки бер төркем затларның алдан килешүе буенча, оешкан төркем тарафыннан яки аеруча зур зыян салган шул ук гамәлләр). 100 мең сумнан 300 мең сумга кадәргештраф500 мең сумнанбер миллионга кадәр күтәрелде, шулай ук хөкем ителгән затның,эш хакы якибашка керем күләмендәге штрафның югары чиге 1 -2 елдан 3-5 елга кадәр күтәрелде.Иректән мәхрүм итү срогы 2 елга кадәр иде, 3 елдан5елга кадәр менде. Санкциядән мәҗбүри эшләр алып ташланды.
  •  Маддә искәрмәләр белән тулыландырды. Хәзер зур зыян дип, 40 меңнәнартык зыян таныла. Аеруча зур зыян төшенчәсе кертелде. Аның өчен җаваплылык РФ ҖК 258 маддә 2 бүлек белән каралган,һәм андый зыянбулып 120 мең сумнан артыкзыян таныла.

3.) Россия Федерациясенең Кызыл китабына кертелгәнһәм (яки) Россия Федерациясенең халыкара килешүләре белән саклана торган төрләргә караган,

  • Россия Федерациясенең Кызыл китабына кертелгәнһәм (яки) Россия Федерациясенең халыкара килешүләре белән саклана торган төрләргә караган,аддәнең өстәмә өлешләре кертелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International