Безнең елгаларга – чиста ярлар!

2018 елның 23 июле, дүшәмбе

  

«Безнең елгаларга – чиста ярлар!» - шундый лозунг астында Арча шәһәре янындагы Казан суының ямьле ярында экологик чара үткән. Чарада МБББУ «2-нче номерлы Арча балалар бакчасы»ның тәрбияләнүчеләр катнашкан. Чараның максаты – балаларны табигать белән татулыкта яшәргә өйрәтү, кеше – табигать өлеше, аның төп дусты һәм яклаучысы дигән аңлауны гадәтләндерү. «Ашыт» дәүләт табигый тыюлыгының белгече Гөлнара Абдрахманова балаларга Казан суының табигать һәйкәле булуы турында, туган якның хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы, Казан суының яшәүчеләре турында, тирә-якны саклау һәм табигатьтә үз-үзеңне тоту кадыйдәлере турында сөйләгән.

      Тәрбиячеләр балалар белән театраль тамаша күрсәткәннәр, яттан шигырьләр сөйләгәннәр, табышмакларга җавап тапканнар. Чара Балыкчы көненә бәйләнүгә балалар янына кунакка Балыкчы – тамашаның төп герое килгән, ул елга янында күп кенә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белмәгән икән. Балалар белән бергә ул да сулыклар янында нәрсәләр эшләргә рөхсәт ителгәнен һәм тыелганын белән танышкан. Бу кагыйдәләр чарада катнашкан ата-аналарга да файдалы булган. Чараның өлеше булып су буен җыештыру да узган, анда балалар ата-аналары белән рәхәтләнеп катнашканнар. Чараның ахырында тәрбиәчеләр Татарстан Республикасының биологик ресурслар буенча дәуләт комитеты исеменнән мактау кагәзләре белән бүләкләнгәннәр, ә балаларга бүләкләр биргәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International