Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре белән, Балык бистәсе районында рейдлар уздырган вакытта, Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән чөгә балыгын хокуксыз куллану очрагы ачыкланды. Гаепле зат административ җаваплылыкка тарттырылды..jpg)
Исегезгә төшерәбез: ТР Административ хокук бозулар кодексының 3.1. маддәсе белән тәңгәл килеп, рөхсәтнамәдән башка яки рөхсәтнамә белән каралган шартларны бозып, яки Татарстан Республикасының башка норматив хокукый актлары белән билгеләнгән тәртипне бозып,Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән сирәк һәм югалу куркынычы яный торган хайваннар һәм үсемлекләр төрләрен бетерү өчен, шуңа тигез бу хайваннарның үлеменә, санын киметүгә, яшәү тирәлеген бозуга яки үсемлекләрнең үлеменә китерергә мөмкин гамәлләр үтәү (үтәмәү), яки күрсәтелгән хайваннарны яки үсемлекләрне, аларның товарларын, өлешләрен яки дериватларын тоту, саклау, күчерү, җыю, сатып алу, сату, салып җибәрү- гражданнарга 2 меңнән 4 меңгә кадәр; вазыйфаи затларга – 10 меңнән 15 меңгә кадәр; юридик затларга -100 меңнән 200 меңгә кадәр административ штраф салуны үз артыннан тарта.