Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты (алга таба – Комитет) хәбәр итә: 2018 елның 16 августында көндезге сәгать икедә, Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин урамы, 29 йорт адресы буенча, һәркем керә алырлык аучылык җир-суларында аулаучы физик затлар арасында, тартып чыгару ысулы аша (җирәбә салу),кыргый тояклы хайваннарны тоту хокукына рөхсәтнамәләрне бүлү булачак.
Җирәбә салуда катнашу өчен гариза бирү вакыты, Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының 24.07.2018 елдан 193-од номерлы боерыгы белән билгеләнде ( боерыкка имза куйган вакыттан алып 2018 елның 7 августына сәгать 16.00 кадәр).
Һәркем керә алырлык аучылык җир-суларында аучылык байлыкларын табуга рөхсәтнамә алу хокукын алу өчен, аучылар Комитетка гариза белән мөрәҗәгать итә. Гариза түбәндәге ысуллар белән бирелә ала:
- шәхси;
- электрон рәвештә Anna.Mironova@tatar.ru электрон почта адресына;
- почта аша: 420021, РТ, Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин ур., 29 йорт, 103нче кабинет.
Барлык сораулар буенча, 8(843)-211-70- 78 телефоныннан хайваннар дөньясын күзәтү бүлегенә мөрәҗәгать итәргә/
2018 елда җирәбә салуга кагылышлы барлык документлар, шул исәптән җирәбә салуда катнашу өчен тәкъдим ителгән гариза формасы, Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының рәсми сайтында http://ojm.tatarstan.ru «Эшчәнлек» бүлегендә “2018 елда җирәбә салу буенча мәгълүмат” өстәмә битендә урнаштырылдылар. РАЗДЕЛГА ССЫЛКА