Хөрмәтле Татарстан Республикасы яшәүчеләре һәм кунаклары, «урман» уңышларын – гөмбәләрне, чикләвекләрне, җиләк-җимешләрне, дару үләннәрен җыю вакыты җитте. Исегезгә төшерәбез: урманга бару, урман яшәүчеләре (кабаннар, пошилар, кыр кәҗәләре, аюлар, төлкеләр) белән очрашуга китерергә мөмкин ,аларның хәзер яшь балалары бик актив үсеп килә. Шуңа күрә урманда йөргән вакытта күзәтүчән булуыгызны һәм япа-ялгыз йөрмәвегезне сорыйбыз.
Өстәмә хәбәр итәбез: әгәр Сез урман уңышларын махсус саклана торган территориядә җыярга җыенсагыз – монда җәнлекләр белән очрашу ешрак булачак. Республиканың күп еллар дәверендә саклана торган тыюлыкларында хайваннар тыгызлыгы күтәрелде һәм аларның кеше алдында куркулары өлешчә төште. Моннан тыш, тыюлыкларда кайбер чикләүләр бар, аларны тыюлык чикләре буенча куелган махсус аншлакларда укырга кирәк.
Сезгә уңышлы «тын» ау телибез.