Су ярларын чистарту

2018 елның 8 августы, чәршәмбе

         «Кичке таң» дәүләт табигать тыюлыгы администрациясе инициативасы буенча, «Чиста яр буе»акциясе кысаларында,  Иж елгасы ярында- Әгерҗе районындагы табигый һәйкәлләрнең берсе- массакүләм җыештыру оештырылды. Акциядә Кичкетаң авыл җирлегенең  бюджет өлкәсендә эшләүчеләр катнаштылар. Иж елгасы - җәй көне иң массакүләм ял итү урыннарының берсе. Ярда шактый күп чүп-чар – буш шешә, пластик пакетлар, кәгазь һәм башка әйберләр җыелды. Кайбер җавапсыз ял итүчеләр боларның барысын да пикник урынында ук калдыра. Өмәдә катнашучылар чүп-чарны капчыкларга тутырып  машиналарда алып киттеләр.

          Нәтиҗәдә, хезмәт десанты көче белән,  якынча 6 километр яр буе линиясе тәртипкә китерелде. Мондый өмәләр әле дәвам итәчәк. Табигый  тыюлык хезмәткәре Әлфия Нуриманова җирле радио буенча сулыклар, елгалар, күлләр пычрануга каршы чаралар турында аңлату әңгәмәсе үткәрде һәм  барлык битараф булмаган район халкын яр буе зоналарын чистартуда актив катнашырга чакырды.

          Бу традиция үз Ватаныңа карата  сакчыл карашны  гына чагылдырып калмый, ә үсеп килүче буын өчен үрнәк тә булып хезмәт итә.  Һәм мондый экологик чарада гына  “чисталык җыештырган урында түгел, пычратмаган урында була” дигән танылган экологик  гыйбарә аңлашылырга  һәм танылырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International