Балтач районында, үсеп килүче буын өчен, экология дәресләре дәвам итә .Бу көннәрдә “Балтач” комплекслы әһәмияттәге дәүләт табигый тыюлык белгечләре белән,”Романтик” балалар саулык лагерендә һәм Янгыл балалар бакчасында дәресләр уздырылды.Чараларда 66 бала катнашты. Дәресләрдә тәрбияләнүчеләр Татарстан Республикасының Кызыл китабы белән таныштылар, табигатьтә үз үзеңне тоту нигезләренә өйрәнделәр, “Балтач” дәүләт табигый тыюлыгы турында күбрәк белделәр.