Бүген, 27 августта, «Татар-Информ» мәгълүмат агентлыгында «Татарстанда ау сезоны» исемле пресс-конференция узды.
Пресс - конференциядә, Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетыннан рәис урынбасары Матвеев Юрий Борисович, Хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын саклау идарәсе башлыгы Чиспияков Ринат Электронович, Хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм аеруча саклаулы табигый территорияләр өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге идарәсенең суд һәм административ практика бүлеге башлыгы Шакиров Динар Фәритович булдылар. Шулай ук Татарстан Республикасы буенча Росгвардия идарәсенең Лицензия һәм рөхсәт эшләре үзәгенең башлык вазифаларын вакытлыча башкаручы, полковник Сергей Владимирович Кайдалов катнашты.
Конференция барышында ау кагыйдәләре турында, тынгылык көннәрен саклау турында, Татарстан Республикасының дәүләт хезмәтләре порталы аша һәркем керә алырлык аучылык җир-суларында аулау өчен рөхсәтнамәне рәсмиләштерү мөмкинлеге турында, хайваннар дөньясын куллану өлкәсендә бозуларга каршы көрәш турында сораулар яктыртылды.
Аучылык байлыкларын хокуксыз аулау өчен түләүне 2 тапкыр арттыру турында, исерек хәлдә ау коралы белән куллану өчен җәза турында аучыларны искәрттеләр.
Сергей Кайдалов коралны йөртү һәм күчерү кагыйдәләрен искә төшерде, бүгенге көндә Татарстан Республикасында якынча 65 000 корал теркәлгәне, аларның 80 проценты аучылык кораллары булу турында сөйләде.
