«Озын Алан» тыюлыгы хезмәткәрләре белән «Карлыгач» лагере һәм Е. Г. Ласточкина исемендәге ОВЗ белән авыру балалар өчен Казан мәктәп-интернат балалары һәм тәрбиячеләре өчен тыюлыкка экскурсия оештырылды.
Тыюлык белгече Е. Н.Похлебкин балаларга аерым саклана торган табигый территориянең флорасы һәм фаунасы турында сөйләде, ә шулай ук экскурсия үткәрде һәм саклаулы территориянең матурлыгын, сирәк очрый торган, ТР Кызыл китабына кертелгән, бөҗәкләрне һәм үсемлекләрне күрсәтте. Истәлеккә балаларга “ Озын Алан” тыюлыгы турында буклетлар бүләк ителде һәм тантаналы рәвештә Татарстан Республикасының Кызыл китабы тапшырылды.