1 сентябрь көнне Татарстан Республикасында көзге ау чоры башланды һәм чорның беренче 3 көне эчендә, ау кагыйдәләрен бозу өчен, административ җаваплылыкка инде 15 кеше тартылды.
Шулай ук исегезгә төшерәбез, көзге ау чоры башыннан беренче һәм икенче сишәмбе, чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе тынгылык көннәре дип билгеләнде. Ул вакытта фәнни-белем бирү максатында һәм хайваннарның баш санын тәртипкә салу максатындагы аудан кала, теләсә нинди ау тыела. (Документның тексты)