Балтач төбәгенең «яшел «романтиклары»

2018 елның 5 сентябре, чәршәмбе

Балтач төбәгенең «яшел «романтиклары»

«Балтач» дәүләт табигый тыюлыгының белгечләре Татарстан Республикасы Балтач төбәгенең «Романтик» балалар савыктыргыч лагерендә ачык һавада экологик чара уздырганнар. Белгечләр балаларга туган як табигате турында сөйләгәннәр һәм кызык уеннар оештырганнар. Чарада 40 укучы катнашкан.

Шулай ук тыюлык белгечләре Татарстан Республикасы Балтач төбәгенең Янгул балалар бакчасының тәрбияләнүчеләре янына килгәннәр. Алар уен формасында нәниләргә тыюлык турында, урманның кешеләр өчен файдасы, Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән сирәк очрый торган хайваннар турында сөйләгәннәр. Чарада 26 тәрбияләнүче һәм аларның тәрбияләүчеләре катнашкан.

Дәресләр ахырында тыюлык белгечләре укытучыларга «Балтач» дәүләт табигый тыюлыгының буклетларын бүләк иткәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International