Татарстан Республикасы Прокуратурасында АСТТ мәсьәләләре буенча утырыш узды

2018 елның 19 сентябре, чәршәмбе

Бүген, Татарстан Республикасы Прокуратурасында, «Аеруча саклана торган табигый территорияләр,  хайваннар дөньясы объектларын һәм аларның яшәү тирәлеген саклау һәм куллану турындагы кануннарны үтәү өлкәсендә хокук бозуларга каршы көрәш буенча, хокук саклау һәм тикшерү әгъзаларының идарәара хезмәттәшлеге һәм нәтиҗәләре турында " дигән темага уртак идарәара утырыш узды.

Утырышта Идел төбәкара табигатьне саклау прокуроры Селифанов В. В., Татарстан Республикасы прокуроры Нәфыйков И. С. чыгыш ясадылар.

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты Рәисе Батков Федор Сергеевич дәүләт комитетының эшчәнлеге турында сөйләде. Ул контроль-күзәтчелек чаралары турында һәм хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә хокук бозулар өчен салынган һәм түләттерелгән штрафлар турында сөйләде.

2018 елда Татарстан территориясендә кыргый хайваннар катнашында 35 юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Мондый аварияләр санын киметү максаты белән, соңгы өч ел эчендә, трассаларда 153 кисәтү юл билгесе һәм 5 км киртә куелды. Шул ук вакытта соңгы 4 ел эчендә кыр кәҗәләренең  баш саны 3 тапкырга артты (4.3 мең башка кадәр), пошилар саны мең башка артты (8,4 мең башка кадәр). 2018 елда табигый мохиткә, ярым ирекле шартларда үстерелгән, 50 баш марал һәм 40 000 үрдәк чыгарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International