Хөрмәтле гражданнар, Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты штрафларны вакытында түләргә кирәклеге турында исегезгә төшерә.
РФ Административ хокук бозулар кодексының 32 маддәсе белән тәңгәл килеп, административ штраф, административ штраф салу турында карар законлы көченә кергәннән соң, 60 көннән дә соңга калмыйча түләнергә тиеш.
Түләмәү тагын бер административ хокук бозуга китерә. Мәсәлән, гражданин Р-га билгеләнгән вакытка 2000 сум күләмендә штраф түләмәгән өчен, 4000 сум күләмендә тагын бер штраф билгеләнгән.
Шулай ук исегезгә төшерәбез, административ җәза 15 тәүлеккә административ ирекне чикләү рәвешендә дә була ала.