Әгерҗе районы территориясендә, «Кичке Таң» дәүләт тыюлыгы хезмәткәрләре гомуми белем бирү оешмалары катнашында, «Агач утырт» диеп исемләнгән экологик табигать саклау чыгышын дәвам итәләр.
Бер агач утырту нинди нәтиҗә бирә? Бер кеше күп агач утырта аламы?....
Кичкетаң гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары тыюлык белгечләреннән үсентеләр утырту барышында бу һәм башка сорауларга җавапларны алдылар. Аларга волонтерлар да бик теләп кушылдылар. Яшь агачлар Кичкетаң авылы паркы территориясендә утыртылды. Шулай ук агачлар утыртып, Җир Хартиясе аллеясы яңартылды һәм анда уңайлыклар булдыру буенча эшләр башкарылды.
Тыюлык башлыгы Руслан Маннапов, үсентеләрне дөрес утырту таләпләрен үтәү буенча, яшь табигать сакчыларына консультация бирде. Ул балаларга үсентеләрне утырту өчен чокырчыкларны дөрес казу, үсентеләрн ничек утырту һәм алга таба ничек карап үстерү кирәклеге турында җентекләп сөйләде. Ә балаларның һәрбер агачны зур игътибар белән карап үстерүләрендә шикләнмәскә дә була, чөнки аларның мавыгып һәм дәртләнеп эшләүләрен, җаваплылыктан дулкынланып, кечкенә ак чыршыларның тамырларын җир белән күмгәннәрен, барысын да дөрес эшләделәр микән диеп борчылып, су сибүләрен күрү дә җитә иде.
«Балалар, бүген сез кечкенә үсентеләргә үз кулыгыз белән тормыш бүләк иттегез, шул рәвешле аларны аңлый һәм тоя алдыгыз, кадерен белә һәм ярата башладыгыз. Сез үсеп җиткәч урманны кисмәссез, хайваннарны үтермәссез дип ышанабыз. Вакыт узар, сез үсәрсез, ә сезнең белән бергә үсентеләр дә матур агач булып җитәрләр. Киләчәктә сез, «Бу агачны мин үзем утырттым!» дип, горурлык белән әйтә алырсыз. Бүген без сезнең белән туган авылыбызның тирә-як мохитен саклауга өлеш керттек» дип, тыюлык белгече Әлфия Нуриманова укучыларга мөрәҗәгать итеп әйтте.