Дәүләт комитетында Дәүләт тыюлыкларының I кварталдагы эш нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды

2019 елның 7 июне, җомга

Бүген, ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетында дәүләт табигать тыюлыкларының 2019 елның I кварталындагы эшенә йомгак ясау буенча киңәшмә узды. Утырышка барлык белгечләр дә кушылды.

Җыелышта һәр тыюлык эшенә йомгак ясадылар, төрле категория буенча аерылып торучыларны билгеләп үттеләр. Шулай ук Татарстан Республикасының Кызыл Китабын, мәгълүматлар базаларын алып бару буенча дәресләр узды һәм хайваннарның Кызыл Китапка кертелгән төрләрен билгеләү һәм очрашулар карточкаларын тутыру методикасын кабатладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International