Мәктәп укучылары яңа уку елына әзерләнгән вакытта, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр инде яңа белем ала.
«Чатыр-Тау» тыюлыгы хезмәткәрләре Азнакай шәһәренең 9 нчы номерлы «Салават күпере» һәм 18 нче номерлы «Улыбка» балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр өчен дәресләр үткәрде. Экологик культура нигезләре нәкъ менә мәктәпкәчә яшьтә салына, балалар табигатьне сакларга һәм аңларга өйрәнә, экологик тәрбия бирүгә иң кабул итүчән аудитория булып тора. Очрашу вакытында тыюлык белгечләре балаларга табигатькә карата төп кагыйдәләр турында сөйләделәр: урманда үзеңне ничек тотарга, табигатькә ничек зыян китермәскә, хайваннарга, кошларга һәм үсемлекләргә карата сакчыл булу кирәклеге турында сөйләделәр.
Танып-белү активлыгын үстерү һәм әйләнә-тирә дөнья турында белемнәрне ныгыту өчен, балалар белән зур булмаган призлы викторина үткәрделәр, шулай ук «Татарстан Республикасы Кызыл китабының гаҗәеп яшәүчеләре» исемле сирәк хайваннар һәм үсемлекләрнең иллюстрацияләрен үз эченә алган яңа балалар китабы белән таныштырдылар.