«Кече Ватан образлары» Республика проекты кысаларында «Чиста болыннар» дәүләт табигать тыюлыгында дөньякүләм танылган рәссам Григорий Эйдинов, СССР һәм ТР рәссамнар берлеге әгъзасы, РСФСРның атказанган рәссамы килеп китте.
Ул Чистай районының уникаль табигый һәйкәлләре сурәтләнгән ике картина язу турындагы планнары белән уртаклашты, аларның берсендә «Чиста болыннар»тыюлыгы булачак.
Тыюлык хезмәткәрләре Григорий Львович өчен, территория буенча экскурсия оештырдылар, үзләренең эшчәнлеге һәм тыюлыкның хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы вәкилләре турында сөйләделәр.