Спас районы урманнарында тоз таратылды һәм җимлекләр ремонтланды

2019 елның 16 октябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасының Биоресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре, шул исәптән «Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләр кертү үзәге» ДБУ һәм Куйбышев аучылык хуҗалыгы инспекторлары Спас районында биотехник чаралар үткәрделәр. Әлеге чаралар бөтен республика буенча даими рәвештә үткәрелә, ә бу юлы анда Болгар шәһәре укучылары катнашты.

Укучылар белән бергә урманнарда пошилар, кыр кәҗәләре һәм куяннар өчен тозлыкларга тоз салынды, ә шулай ук кабан дуңгызларын тукландыру мәйданчыклары да ремонтланды.

Инспекторлар һәм белгечләр укучыларның сорауларына даими җавап бирделәр, тозлыкларның һәм кыргый хайваннар өчен тукландыру мәйданчыкларының әһәмиятен аңлаттылар. ​

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International