«Чиста болыннар» тыюлыгы хезмәткәрләре табигатьне саклау турында татарча сөйләделәр.

2019 елның 25 октябре, җомга

Икенче ел рәттән Чистай муниципаль районында «Мәдәниятләр мозаикасы» проекты тормышка ашырыла, анда 2019 елның октябре татар мәдәнияте айлыгы дип игълан ителгән иде. Әлеге проект кысаларында «Чиста болыннар» дәүләт табигать тыюлыгы хезмәткәрләре «Татар Сарсазы төп гомуми белем бирү мәктәбе» МББУ укучылары өчен татар телендә экологик белем сәгате үткәрделәр.

 

Тыюлык хезмәткәрләре балалар өчен чараның бик кызыклы форматын әзерләгән иде, аның барышында алар «Чиста болыннар» дәүләт табигать тыюлыгының тарихы, Чистай муниципаль районы территориясендә теркәлгән ТР Кызыл китабы вәкилләре белән таныштылар. Материалны тагын да сыйфатлырак үзләштерү өчен, әлеге мәгълүмат балаларга туган телләрендә бирелгән иде. Чара ахырында белемнәрне ныгыту өчен уен уздырылды, җиңүчеләр һәм иң актив балалар истәлекле бүләкләр алды, шулай ук «Чиста болыннар» дәүләт табигать тыюлыгы башлыгы А. Ю. Чебурахтин мәктәп китапханәсе фондына «Татарстан Республикасы Кызыл китабының искиткеч яшәүчеләре» китабын тапшырды.

Татар телендәге мондый чаралар традициягә керәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International