Законга каршы тоту. Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты инспекторлары Кызыл китапка кертелгән балыкны сатуда таптылар. Чөгә балыгын Мамадыш районында, Казан-Яр Чаллы трассасы буенда саттылар. Бу балык Татарстанның Кызыл китабына кертелгән һәм аз санлы булу сәбәпле, сирәк төр статусында тора.
Закон бозучы ТР КоАП 3.1 ст. “Сирәк һәм юкка чыгу куркынычы астында булган хайваннар һәм үсемлекләр төрләрен юк итү» буенча административ җаваплылыкка тартылды. Гражданнар өчен штраф суммасы - 2 мең сумнан 4 мең сумга кадәр; вазыйфаи затларга - 10 меңнән 15 мең сумга кадәр; юридик затларга - 100 меңнән 200 мең сумга кадәр.
Быел бу инде 14нче хокук бозу очрагы. Барлыгы 48 000 сумлык штраф салынды.