Бүген Дәүләт комитетында Татарстан Республикасы балык хуҗалыгы советының еллык утырышы узды. Көн тәртибендә су биологик ресурсларын саклау буенча эшчәнлек, 2019 елда су биологик ресурсларын чыгару квоталарын үзләштерүнең анализы һәм 2020 елга су биологик ресурсларын чыгару хокукына ия булган затлар арасында су биологик ресурсларын чыгару күләмнәрен бүлү мәсьәләләре каралды.
Совет составындагы белгечләр, ә болар-Дәүләт комитеты, балык тотучылар, җәмәгатьчелек, ТР буенча су биологик ресурслары артыннан дәүләт контроле, күзәтчелеге һәм саклау бүлеге вәкилләре, галим-ихтиологлар, узган елда бүленгән квоталарны үзләштерү нәтиҗәләреннән һәм гаризаларыннан чыгып, Татарстанның балык сәнәгатьчеләре арасында табу күләмен билгеләделәр.
Белешмә өчен: Татарстан Республикасында 13 балык тоту участогында 8 балык тоту оешмасы эшли (7 юридик зат һәм 1 шәхси эшмәкәр) . Балык тоту участоклары конкурс нәтиҗәләре буенча 10 елга бүленә. Соңгы тапкыр бәйге 2015 елда үткәрелде.