«Идел киңлекләре» исемле яңа тыюлык территориясендә мәгълүмати аншлаглар куелды

2020 елның 19 феврале, чәршәмбе

Һәвәскәр балыкчылык рөхсәт ителә. Шундый мәгълүматлы аншлаглар «Идел киңлекләре» тыюлыгы территориясендә куелды. Якын-тирә торак пунктларда яшәүчеләрнең һәм җәмәгатьчелекнең мәнфәгатьләре исәпкә алынды, алар махсус саклау режимы проекты турында фикер алышуда катнаштылар. Шулай итеп, торак пунктлар чикләрендә торак йортлар, шәхси гаражлар һәм хуҗалык корылмаларын, һәм коммерцияле булмаган төрле бакчачылык оешмаларын урнаштыру рөхсәт ителә. Шулай ук торак пунктларның, СНТ һәм ОНТ эшчәнлеген тәэмин итү белән бәйле, капиталь төзелеш объектларын, линияле объектларны төзү һәм реконструкцияләү рөхсәт ителә.

Шул ук вакытта, кыйммәтле табигый кишәрлеккә антропоген прессны киметү максатыннан, тыюлык территориясендә яңа торак пунктлар, СНТ һәм ОНТ оештыру һәм булганнарын киңәйтү, файдалы казылмаларны казу (гамәлдәге лицензияле участоклардан тыш), зарарсызландырылмаган юынтык суларны агызу, автотранспорт чараларын һәм авыл хуҗалыгы техникасын юу, агач кисү һ. б. тыелган.

Аучыларга һәм балыкчыларга, яки әлеге территориядә йөрергә яратучы гади кешеләргә борчылырга кирәкми, чөнки тыюлыкта һәвәскәр һәм спорт балыкчылыгы һәм аучылыгы, шулай ук моторлы көймәләрдә йөрү рөхсәт ителә.Соңгы вакытта территория югары антропоген йогынтыга дучар булды. Идел елгасының һәм аның, укыйммәтле хайваннарның һәм үсемлекләрнең яшәү урыны булып тора торган, утраулы  системасының табигый ландшафтын саклау максаты белән тыюлык оештырылды. Ул Куйбышев сусаклагычы территориясендә, Яшел Үзән күпереннән Тетеево авылына кадәр урнашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International