«Балык булсын!» акциясенә Спас районы да кушылды

2020 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе

Спас районының Болгар шәһәрендә Рабига күлендә «Балык булсын!»акциясе узды. Акция барышында 80нән артык чокырчык тишелде, алар эченә камыш тыгып калдырылды. Бу сулыкны кислород белән баетырга ярдәм итәчәк һәм кислород ачлыгы нәтиҗәсендә су биологик ресурсларының һава җитмәүдән үлүләрен булдырмый калырга мөмкинлек бирәчәк. Акциядә Спас муниципаль районы Башкарма комитеты вәкилләре, ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты, Спас районы тыюлыгы, Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләр кертү үзәге, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының кече үлчәмле суднолар дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре, Кама-Идел филиалының «Главрыбвод» ФДБУ ихтиологы, интернат-мәктәп укучылары катнашты.  

Бу  елда республиканың 17 муниципаль районында барлыгы 60ка якын сулыкны колачлап алу планлаштырыла. Чаралар боз эрегәнчегә кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International