Биоресурслар буенча дәүләт комитетында "каралган" ятьмәләр белән бәйле ситуациягә аңлатма бирделәр

2020 елның 25 феврале, сишәмбе

Социаль челтәрләрдә бер төркем затлар сулыктан каралган ятьмәләр тартып алган видео пәйда булды. Сөйләшүләрдән чыгып, ир-атларның фаразлары буенча, бу нефть. Татарстан  Республикасының Биоресурслар буенча дәүләт комитеты бу мәгълүматны тулысынча кире кага. Хезмәткәрләр берничә тапкыр Идел акваториясендә, аерым алганда “Идел киңлекләре” тыюлыгы территориясендә тикшерүләр үткәрделәр. Рейдлар Росприроднадзорның Идел-Кама Төбәкара идарәсе хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы буенча лаборатор анализ һәм техник үлчәүләр үзәге белгечләре һәм "Транснефть - Прикамье"АҖ  белгечләре белән берлектә уздырылды.

Табигый суның сынаулары инструментлар ярдәмендә  алынды.

Тикшерү нәтиҗәсендә Идел елгасы суының боз астында каты агымы ачыкланды,

бу исә су катламнары өслегенә төптәге туфракның күтәрелүенә  һәм суның пычрануына китерде.

Лаборатор анализлар нәтиҗәләре буенча су объектында артык нефть продуктларының булуы  ачыкланмаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International