Биоресурслар буенча дәүләт комитеты 2019 елгы эшенә йомга ясады

2020 елның 28 феврале, җомга

“2019 елда Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының эш йомгаклары һәм 2020 елга куелган бурычлар турында” дигән темага төп доклад белән Федор Сергеевич Батков чыгыш ясады.

Үзенең докладында ул Татарстан Республикасында аучылык байлыкларының продуктлылык күрсәткече 24,55 сум/га тәшкил итә, бу Россия Табигать министрлыгы боерыгы белән безнең субъект өчен билгеләнгән нормативтан 2,3 тапкыр артыграк, дип билгеләп үтте. Бу күрсәткеч буенча республика Идел буе федераль округы төбәкләре арасында беренче урында тора.

Ф.С. Батков сүзләре буенча, республиканың балык запаслары 40 мең тоннадан артык. Узган гасырның 80 нче еллары белән чагыштырганда, ел буена  тотылган балыкның уртача күләме   шул күләмнән 2 мең тоннага калыша һәм елына 4 мең тонна дәрәҗәсендә тора. (бу гомуми запасларның 1/5 өлеше).

Федор Батков билгеләп үткәнчә, 2019 елда, коррупция белән бәйле нәтиҗәләрне  һәм тискәре нәтиҗәләрне булдырмау максаты белән, аучылык байлыкларын табуга рөхсәтнамә биргәндә, аларны «КФҮ»ДБУ аша бирү буенча хезмәт кертелде.

Комитет белгечләре тарафыннан республиканың муниципаль берәмлекләре белән берлектә «Парклар маршы-2019» халыкара табигать саклау акциясенең төбәк этабы үткәрелде, анда 6,8 мең кеше катнашты, дип билгеләп үтте Биологик ресурслар комитеты Рәисе.

Коллегия кысаларында түбәндәге докладлар тыңланды:

Айдар Шәмсетдинов – “Аучылык җир-суларын һәм аеруча саклана торган табигать территорияләрен уртак тикшерү һәм куллану мәсьәләсендә Азнакай муниципаль районының эше турында”,  Рифкәт Шаһидуллин -“Аеруча саклана торган табигать территорияләренең хәзерге торышын бәяләү, Татарстан Республикасының тыюлык фонды үсеше перспективасы” , Фирдәүс Шакирова - “Балык запасларының бүгенге торышы, аларны саклау һәм арттыру мөмкинлеге” .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International