Бөтендөнья кыргый табигать көне

2020 елның 3 марты, сишәмбе

  Ел саен 3 мартта билгеләп үтелә торган Бөтендөнья кыргый табигать көне"Кыргый табигатьнең киләчәге һәркемнең үз кулында"дигән  девиз астында уза. Бу чагыштырмача яшь бәйрәм, ул Берләшкән Милләтләр Оешмасы тарафыннан 2013 елда, халыкның планета фаунасы һәм флорасы очраша торган куркынычлар турында хәбәрдарлык дәрәҗәсен күтәрү өчен оештырылган. Сайланган дата Халыкара кыргый фауна һәм флора төрләре белән сәүдә турында конвенциягә кул кую көне белән туры килә. СИТЕС хайваннар һәм үсемлекләр белән законсыз сәүдә итүне җайга салучы халыкара документ булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International