Чистай мәктәбендә Кыргый табигать көненә багышланган дәрес узды.

2020 елның 4 марты, чәршәмбе

Чараны "Чиста болыннар" табигать тыюлыгы хезмәткәрләре үткәрде.

Дәрес барышында балалар Татарстанның тыюлы территорияләре турында белделәр, аның флорасы һәм фаунасы белән, хайваннарның һәм үсемлекләрнең сирәк һәм юкка чыга торган төрләре белән таныштылар. Укучыларга Кызыл китапка кертелгән төрләр турында, аерым алганда, ак куян, ак койрыклы бөркет, ысылдавык аккош кебек хайваннар турында сөйләделәр. Укучылар алынган белемнәрен викторинада актив катнашып беркеттеләр.

Табигать саклау акциясе кошлар өчен җимлекләр элү белән тәмамланды.

Бөтендөнья кыргый табигать көне, кыргый фаунага һәм флорага  кагылышлы мәсьәләләрдә киң җәмәгатьчелекнең хәбәрдарлык дәрәҗәсен арттыру максаты белән үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International