6 мартта Умырзая көне билгеләнеп үтелә

2020 елның 6 марты, җомга

Умырзая-ул өметләнү символы. Умырзаяларның чәчәк атуы яз башының җылы кояшлы көннәренә туры килә. 6 мартта Умырзая көне күп илләрдә яраткан һәм популяр бәйрәмгә әверелде.
Кызыл китап аны 1981 елдан бирле саклап килә. Гаҗәеп көчле үсемлек. Беренче карашка нәфис кенә чәчәк булса да, ә инде беренче язгы көннәрдә үк узган елгы яфраклар һәм әле эреп бетмәгән кышкы боз  катламы аша шытып чыга.
Бу көнне мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында Кызыл китап үсемлекләренә багышланган чаралар үткәрергә тырышалар. Быел ул Халыкара хатын-кызлар бәйрәме-8 март алдыннан соңгы эш көне булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International