Хөрмәтле аучылар!
Социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда язгы ау чорында Татарстан Республикасында казларны аулау тыелу турында мәгълүмат пәйда булды.
Бу мәгълүмат чынбарлыкка туры килми.
Хәзерге вакытта, апрельнең 4 шимбәсеннән алып 10 календарь көн эчендә, язгы ау чоры бара, шул исәптән казларга да.
Язгы ау чоры буенча үткәрелгән анкета нәтиҗәләреннән чыгып, Комитет язгы ауны ачу вакытын апрельнең 4 нче шимбәсеннән 3-нче шимбәсенә күчерү буенча эш алып бара.
Язгы ау чоры һәм табуга рөхсәтнамә алу өчен гаризалар кабул итү датасы турында мәгълүмат Комитет сайтында урнаштырылачак.
Мәгълүматны үз вакытында алу өчен, сезгә Комитетның рәсми сайтында http://ojm.tatarstan.ru яңалыкларга язылырга киңәш итәбез