Игътибар! Язгы боз куркыныч!

2020 елның 10 марты, сишәмбе

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, Татарстанда тәүлек эчендә генә дә 6 кеше боз астына киткән.

Коткаручылар  кисәтә - язгы бозга чыгу куркыныч, чөнки ул көпшәк һәм нык түгел. Язын бозда чокырлар  барлыкка килә, шуңа күрә мондый катламда йөрү  куркыныч. Быел ташкыннар иртәрәк киләчәк. Моңа кадәр алар апрель урталарында яки ахырында башланса, быел язгы ташуларның иң кызган чагы икенче язгы ай башында ук көтелә.

Коткаручылар көн саен сулыкларны күзәтеп йөри,  бозның торышын тикшерә, калынлыгын үлчи һәм шәһәр кешеләре белән профилактик әңгәмәләр үткәрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International