Татарстанда кошлар өчен оялар урнаштыра башладылар

2020 елның 16 марты, дүшәмбе

Татарстанда су йөзүче кошлар  өчен оялар урнаштыру чаралары  старт алды. Элегрәк хәбәр ителгәнчә, кышлаучы кошлар Татарстанга бер айга иртәрәк кайта башлады. Моның сәбәбе-аномаль җылы кыш һәм иртә килгән яз. Табигый материаллардан ясалган беренче ясалма ояларны, Түбән Кама районының һәркем керә торган аучылык җир-суларында куелдылар. Ясалма оялар Түбән Кама районы аучылары, МРО башлыгы һәм ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты белгече белән берлектә әзерләнде һәм урнаштырылды.

Чаралар су йөзүче кошлар санын арттыруга, кошларның  калуларына ярдәм итә торган, оя ясау һәм балаларын чыгаруны тәэмин итә торган шартлар булдыруга юнәлтелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International