Буа районының «Ромашка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә биоресурсларны саклауның мөһимлеге турында сөйләделәр. Халыкара урман көнен бәйрәм итү кысаларында , чараны "Зөя буйлары" ДТКЗ белгечләре үткәрде.
Урманнарны саклау һәм яңадан торгызу чаралары,Кызыл китапка кертелгән хайваннар, Биоресурслар буенча дәүләт комитетлары үткәрә торган чаралар турында уен формасында сөйләделәр, конкурслар һәм викториналар үткәрделәр.
Дәрес җәмәгатьчелек игътибарын ресурсларны һәм аның экологик функциясен саклау проблемаларына җәлеп итү, урман экосистемаларын әлеге халендә саклау максатыннан үткәрелде.
Шулай ук юка бозда кешеләрнең иминлеге темасына да кагылып киттеләр.