Пухачев Анатолий Павловичны юбилее белән котлыйбыз.

2020 елның 19 марты, пәнҗешәмбе

Комитет хезмәткәрләре Пухачев Анатолий Павловичны 80 яшьлек юбилее белән котладылар. Ул озак вакыт дәверендә  (02.08.1999-07.11.2007) төбәк әһәмиятендәге «Чулпан» ландшафт юнәлешендәге дәүләт табигать тыюлыгы башлыгы булып эшләде. Бу тыюлык су эрозиясе күренешләре зонасында ландшафт нигезендә, агроландшафт һәм сугару комплексын  эрозия-тотрыклы һәм экологик балансланган игенчелек системасын алып баруның эталон моделе буларак саклап калу максатыннан оештырылган.  Комитет исеменнән грамота, ТР Кызыл китабы, Татарстан Республикасының биологик төрлелеге китабы һәм сирәк төрләр буенча балалар китабы тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International