Күчмә кошларның "кышкы каникуллардан" кайту сезоны әле башлана гына - 10 көннән алар тагын да күбәячәк. Хәзергә разведчиклар – ялгыз кошлар яки кечкенә төркемнәр очып кайта. Аккошларны инде Актаныш Теләче һәм Чистай районнарында күрделәр. Шуңа бәйле рәвештә, Комитет Татарстан Республикасының Кызыл Китабына кертелгән сирәк һәм юкка чыгу куркынычы астында булган кошлар төрләрен очратканда, Комитет сайтында очрату карточкаларын тутыруны сорый http://ojm.tatarstan.ru/rus/informatsionnaya-kartochka-vstrech.htm (Комитетның рәсми сайты ➡ эшчәнлек ➡ Татарстан Республикасының Кызыл китабы ➡ очратуларның мәгълүмати карточкасы)