Татарстан Республикасының биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: язгы ау чоры тискәре санитар-эпидемиологик хәлләр режимында булырга тиеш түгел

2020 елның 2 апреле, пәнҗешәмбе

Санитар-эпидемиологик хәл һәм Татарстан Республикасында коронавирус йогышы таралуга юл куймауга бәйле рәвештә, шулай ук Россия Табигый байлыклар һәм экология министры Дмитрий Кобылкинның 2020 елның язгы ауы буенча күрсәтмәләрен исәпкә алып, Татарстан Республикасы территориясендә үз-үзеңне изоляцияләү режимы көннәрендә, Татарстан Республикасы территориясендә су йөзүче киек кошларга ау ачылмаячак.
Бу көннәрдә су-биологик ресурсларын һәм хайваннар дөньясы объектларын саклау өлкәсендә таләпләрне бозуны кисәтү, ачыклау һәм булдырмау буенча чаралар көчәйтеләчәк.
Республиканың һәр районында патрульлек төркемнәре оештырылды, аңа биоресурслар буенча Дәүләт комитеты инспекторлары, аучылык инспекторлары, егерьлар, ЭЭМ хезмәткәрләре, штаттан тыш җәмәгать инспекторлары кертелде. Закон бозучылар административ җаваплылыкка тартылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International