Рейд барышында Татарстан Республикасының биоресурслар буенча Дәүләт комитеты инспекторы һәм җитештерү аучылык инспекторы Алабуга районының «Свиногорье» аучылык хуҗалыгында өч кабан тирәсен (бер ана дуңгыз һәм ике кечкенә дуңгыз), 12, 16 калибрлы укчы гильзаларын, тәмәке төпчекләре һәм 12 калибрлы тулы патроннар таптылар. Якын-тирәдәге Токмашка дигән торак пунктында көчәйтелгән контроль оештырылган. Инспекторларның игътибарын янында ау этләре утырган пычрак машина җәлеп итте. Әлеге урынга оператив төркем хезмәткәрләре җәлеп ителде. Йортта туракланган ит кисәкләре тутырылган 200 литрлы савыт, урамда карда 4 берәмлек утлы корал табылган. Йорт хуҗаларының шулай ук ике радиостанциясе, төнге күрү приборы, кан таплары булган пычак, 12 калибрлы кулдан ясалган патроннар булган. Шулай ук йорт янында калдырылган автомобильне карап чыгу нәтиҗәсеедә, багажникта кан эзләре һәм патроннар табылды. Ике кеше тоткарланган, аларның берсе – Чаллыдан, икенчесе-җирле кеше. Оператив төркем тарафыннан машина, кораллар алынды. Тоткарланучылар Алабуга шәһәренең полиция бүлегенә китерелгән. Исегезгә төшерәбез, бу көннәрдә су-биологик ресурсларын һәм хайваннар дөньясы объектларын саклау өлкәсендә таләпләрне бозуларны кисәтү, ачыклау һәм булдырмау буенча чаралар көчәйтелде. Республиканың һәр районында патрульлек төркемнәре оештырылды, аңа биоресурслар буенча Дәүләт комитеты инспекторлары, аучылык инспекторлары, егерьлар, ЭЭМ хезмәткәрләре, штаттан тыш җәмәгать инспекторлары кертелде. Закон бозучылар административ җаваплылыкка тартылачак.