Исемлеккә 29 яңа төр кош һәм 14 төр имезүче кертелде, алар арасында Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче төрләр аеруча саклана торган дип танылды: кызыл муенлы чомга, соры каз, кыр казы (көнбатыш урман кыр казы гына), зур каракош, төн лачыны, хрустан (арыш чыпчыгы ) , зур кроншнеп, клуша( акчарлакның бер төре), гади урман күгәрчене, күк карга, имән чыпчыгы, солы чыпчыгы, тимгелле йомран. Көнбатыш урман кыр казы, хрустан, клуша һәм солы чыпчыгы Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелмәде.
Соры каз, хрустан һәм көнбатыш урман кыр казы аучылык төрләре булып торуына аучыларның игътибарын юнәлтәбез.